tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Быел 388 сабантуй уздыру планлаштырыла”
Данис Шакиров: “Быел 388 сабантуй уздыру планлаштырыла”

Данис Шакиров: “Быел 388 сабантуй уздыру планлаштырыла”

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча төп чаралар дигән темага брифинг узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева, А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге директоры Галина Елистратова катнаштылар.

Үз чыгышында Данис Шакиров татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнмәвен ассызыклады. “Без ел әйләнәсендә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез катнашында “Уйнагыз, гармуннар”, “Идел-Йорт”, “Түгәрәк уен”, “Каз өмәсе” фестивальләре, Татар мәдәнияте көннәре,  “Әпипә” телевизион бәйгесе, “Татарча диктант”, “Печән базары” һәм башка бик күп чаралар оештырабыз. Быел “Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы” һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елы” уңаеннан әлеге чараларга аеруча да игътибарыбыз зур булачак”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе. Шулай ук ул үз чыгышында Татар конгрессы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Сабантуй турында махсус фәнни-методик белешмә әзерләвен һәм биредә бәйрәмнең башлам өлеше – прологы, 14 милли уен һәм сабантуйның башка алшартлары турында мәгълүмат бәян ителүен ассызыклады.

“27 май көнне Әстерханда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, 1 июльдә Кемерово өлкәсендә XXIII федераль Сабантуй, 8 июльдә Түбән Новгородта беренче Идел буе Сабан туе узачак, ә гомумән,  Россиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 сабантуй уздыру планлаштырыла, – дип сөйләде Данис Шакиров.

фотолар prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*