tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Төмән өлкәсендә Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Төмән өлкәсендә Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән өлкәсендә.

Биредә Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. Милләттәшләребез белән очрашулар 2018 елдан башлап һәр елны милли җәмгыятьләр вәкилләре Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында үткәрелеп килә.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләде.

Милли оешма җитәкчеләре узган ел үткәрелгән чаралар һәм киләчәккә билгеләнгән планнар, проектлар хакында сөйләделәр. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эш планы хакында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты белән дәвам итте. Шулай ук әлеге концертта Төмән өлкәсе Төмән районының Киндерле авылында иҗат итүче “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар Бөтендөнья татар конгрессы бүләк иткән костюмнарда тәүге тапкыр үз иҗат җимешләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*