tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабын чыгарган
Татарстан китап нәшрияты Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабын чыгарган

Татарстан китап нәшрияты Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабын чыгарган

Бүген Татарстан китап нәшрияты «Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология» лабораториясе фәнни хезмәткәре Максим Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» дип аталган китабын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

Максим Кузнецов – ул Ижевск шәһәрендә туып-үсеп, соңгы елларда Санкт-Петербургта төпләнеп яшәүче тел белгече, тәрҗемәче һәм этнолог. Ул рус телле аудитория өчен татар телен өйрәнү методикасын булдырган.

«Үзөйрәткеч татар телен өйрәнергә теләүчеләргә, рус телле укучылар белән эшләүче татар теле укытучыларына, студентларга туры киләчәк. 12 дәрестән торган басмада татар теленең мөһим категорияләре, аның грамматикасының нигезе аңлатыла. Темаларның махсус рәвештә төзелгән тәртибе материалны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итә», – дип таныштырды китап нәшрияты вәкилләре китапны тәкъдим итү чарасында.

Китапны Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер иткән. Басманың тиражы 1300 данә булган. Аның бер өлеше сатуга чыкса, калганы мәктәпләргә, китапханәләргә таратылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*