Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Иркутск шәһәренә бара.
Биредә губернатор урынбасары Андрей Юрьевич Бунев һәм Иркутск өлкәсе Губернаторы Аппараты һәм Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Елена Алексеевна Терпугова, Пивоварихино муниципаль округы мэры, шулай ук Иркутск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашу планлаштырылган.
Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Пивоварихино мемориаль комплексында, Иркутск өлкәсенең Җәмигъ мәчетендә булачак.