tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Каз өмәсе» бәйгесе җиңүчесе: Каз өмәсен оныкларыбыз күреп үссен дип уздырабыз
«Каз өмәсе» бәйгесе җиңүчесе: Каз өмәсен оныкларыбыз күреп үссен дип уздырабыз

«Каз өмәсе» бәйгесе җиңүчесе: Каз өмәсен оныкларыбыз күреп үссен дип уздырабыз

Беренче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең гран-при иясе Хәмдия Гыйзамова каз өмәләрен оныклары, балалары белән бергә үткәрүе турында сөйләде.

«Шәһәр җирендә торуга карамастан, без озак еллар казлар асрыйбыз. Алты оныгым бар, алтысы да кыз. Алар да күреп, белеп үссен өчен каз өмәләре уздырам. Инкубаторда чебиләр чыгара башладык. Быел 50 баш каз үстердек, биш ай карадык. Барысы да исән-имин, берсе дә биш-алты килограммнан ким түгел», — диде Минзәләдән Хәмдия Гыйзамова.

Аның сүзләренчә, «Каз өмәсе» йолаларны саклауда роль уйный. «Кечкенә чагымда әниләр һәрвакыт каз ала иде, мендәрләребез дә каз мамыгыннан иде. Әниләрдән калган гореф-гадәтләрне без дәвам итәбез. Кызларым да казны чистарта белә. Гаиләбездә кеше күп, өмәләргә кеше чакырмыйбыз. Оныкларым, кызларым ярдәм итә», — диде гран-при иясе.

Җыр номинациясендә өченче урын алган Гөлфәрия Латыйпова каз турында җырларның аз булуын әйтте. «Шагыйрьләр, композиторлар казлар турында яңа җырлар иҗат итсен иде. Мин номинациядә „Каз канаты“ дигән җырны башкардым», — ди ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*