tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Бәйгедә катнашучылар кабат шигырьләр, мәсәлләр һәм проза укуда осталык сынашачак. Әдәби жанрны сәхнәдә башкару осталыгын сынап карарга теләүчеләрдән гаризалар 2021 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

Быелгысы елдан башлап «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде.

«Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. Монда беренче чиратта әсәрләрнең эчтәлеге, тамашачыга җиткерү тәэсире һәм башкару осталыгы бәяләнәчәк.
«Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота.

Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә.
Видеоязманың хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.

2021 елның 1 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен [email protected] электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк.

Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат белән www.tatfil.ru сайтында танышырга мөмкин.

Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дзвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк.

Татарская Государственная Филармония им.Г.Тукая

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*