tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан җанисәптә лидерлар арасында
Татарстан җанисәптә лидерлар арасында

Татарстан җанисәптә лидерлар арасында

Татарстан халык санын алуда катнашу буенча алдынгылар рәтенә керде. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Россия Президентының хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе барышында хәбәр итте.

Бүгенге көндә халык санын алуда илнең 133,5 млн кешесе катнашкан, бу халкының 91,6%ы, дип билгеләп үтте спикер. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Төньяк Кавказда эш тәмамланган диярлек, шул ук вакытта Чечен республикасында исәпкә алучылар илдә беренче булып барлык йортларны йөреп чыккан. Ставрополь һәм Краснодар краенда, Волгоград һәм Тула өлкәсендә, Мордовиядә, Чукоткада халык санын алу төгәлләнгән диярлек. «Татарстанда һәм Башкортстанда да халык санын алу бик яхшы бара. Болар барысы да лидерлар “, – дип йомгаклады спикер.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*