Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән белән Ханты-Манси автономияле округында булды. 5 октябрьдә биредә “Бөтенроссия мөселман киңәшмәсе” узды.
Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Ханты-Манси автономияле округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда биредә яшәүче милләттәшләребезнең эшчәнлеге һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар.