tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә көрәш турниры узачак
Әлмәттә танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә көрәш турниры узачак

Әлмәттә танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә көрәш турниры узачак

Әлмәттә көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Дөнья чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Ильяс Галимов истәлегенә яшьләр арасында көрәш турниры үткәрелә. Турнир 29 октябрь көнне Әлмәтнең ПАО «Татнефть» спорт комплексында булачак. 28 октябрь көнне үлчәнү һәм команда вәкилләре белән җыелыш каралган.

2001-2003 елгы көрәшчеләр 60 кг, 70 кг, 75 кг һәм 100 кг, 2004-2006 елгы көрәшчеләр 50 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг һәм 110 кг үлчәү авырлыкларында көч сынашачак.

Турнирда шәхси беренчелек һәм командалар арасында урыннар ачыкланачак. Команда составында 13 кеше – ун көрәшче, бер тренер, бер хөкемдар һәм бер команда вәкиле булырга тиеш.

Шәхси беренчелектә 1 урынга 20 мең, 2 урынга 15 мең, 3 урынга 10 мең, 4 урынга 7 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Командалар арасында 1 урынга 20 мең, икенче урынга 15 мең, өченче урынга 10 мең сум тапшыралар.

Ярышларның баш хөкемдары – ТР атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев.

Гаризалар үлчәнү көнне комиссиягә тапшырыла. Һәр катнашучының үзе белән паспорт копиясе, ИНН һәм пенсия иминият таныклыгы булырга тиеш.

Белешмәләр өчен телефон: 8-906-120-51-46

  • Ильяс Галимов – көрәшче һәм хөкемдар, 2015 елда көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы, 2017 елда Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы. Ул 2020 елның 3 июнендә 43 яшендә коронавирустан вафат булды.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*