tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рамиль Закиров белән очрашты
Данис Шакиров Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рамиль Закиров белән очрашты

Данис Шакиров Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рамиль Закиров белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе, Саха (Якутия) Республикасының Татарстандагы рәсми вәкиле Рамиль Закировны кабул итте. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

19 сентябрь көнне узган Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессының утырышында Рамиль Закиров бертавыштан Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе итеп сайланды. Күп еллар дәвамында конгрессның рәисе булып торган Рөстәм Абдуллинга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Саха (Якутия) Республикасында Татарстан көннәре кысаларында, Якутск шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Казан” скверына нигез салынган иде. Тиздән исә әлеге скверда герой шагыйрь Муса Җәлилгә бюст куелачак.  Бюстның авторы –  Санкт-Петербург сынчысы Венера Абдуллина. Очрашуда әлеге чараларга әзерлек хакында сүз барды.

Шулай ук биредә Ерак Көнчыгышта яшәүче милләттәшләребезнең эшчәнлеге, киләчәккә планнар һәм гамәлгә ашырылачак проектлар турында фикер алыштылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*