tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак
Казанда «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак

Казанда «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак

13-14 октябрьдә «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алышачаклар.
Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. Оештыручылар – КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей- фатиры.
«Хәзерге буын Җәлил һәм Саттар кебек шагыйрьләрне белергә тиеш, –дип билгеләп үтте Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова. – Аларның батырлыгы һәм гражданлык позициясе – хәзерге Россия өчен үрнәк, татар халкының горурлыгы».
Җәлил образын театрда һәм кинода ничек аңлаталар? Рәхим Саттар үз шигырьләрендә нәрсә турында язган? Габдулла Тукайның кайсы туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан? Россиянең әдәби маршрутларында Татарстан музейларының роле нинди? Болар – конференция темаларының кайберләре. Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Кабардина- Балкария һәм Ырынбур өлкәсе галимнәре һәм музей хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.
«Җәлил укулары» 1960 нчы еллардан бирле уза, – дип искәртте Светлана Измайлова. – Тикшерүчеләрнең монда әле күп эше бар. Әлегә Муса Җәлил, башка фронтовик әдәбиятчыларның фәнни биографиясе язылмаган». Укулар Казанның өч мәйданчыгында узачак.
КФУ да ачылу тантанасында катнашучыларны видеоэлемтә аша Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова сәламләячәк. Сугышчы шагыйрьләрнең чын кулъязма дәфтәрләре күргәзмәсе узачак. Студентлар Җәлил һәм Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телләрендә башкарачак. КФУ ФМКИда һәм Муса Җәлил музей-фатирында фәнни секцияләр эшләячәк. Шәриф Камалның мемориаль фатирлы татар әдәбияты тарихы музеенда Татар фронтовик язучылары темасына түгәрәк өстәл узачак. Җәлил укулары нәтиҗәләре буенча җыентык чыгуы планлаштырыла.
Конференция программасы
13 октябрьдә
15.00-16.30 «Рухым минем биек…»: язмыш, поэзия һәм сугыш еллары
язучыларының батырлыгы» дип исемләнгән
Камалның мемориаль фатиры татар әдәбияты тарихы музее – Островский
14 октябрьдә
11.00-11.30 конференциянең тантаналы ачылышы (КФУ ФМКИ –
Татарстан ур., 2)
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың сәламләве. Җәлил һәм
Саттар кулъязмаларын Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан
чыгару тантанасы. «Шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның
кулъязма дәфтәрләре»
(КФУның Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе
студентлары башкаруында Җәлил һәм Саттарның дөнья халыклары
телләрендә шигырьләре)
11.30-13.00 Пленар утырыш
14.00-18.00 Секцияләр эше.
1 нче секция. «Сугыш һәм батырлык: тарихи хәтерне актуальләштерү
һәм трансляцияләү проблемалары» (Муса Җәлил музей-фатиры – Горький
ур., 17, 27-28 фатир.).
2 нче секция. «XXI гасыр әдәби-эстетик фикере призмасы аша
фронтовик шагыйрьләрнең әдәби мирасы» (КФУның Филология һәм
мәдәниятара коммуникацияләр институты-Татарстан ур., 2, аудитория 345).
Аккредитация:
+7 (965) 596 88 78 – Ленар Нәгыймов, ТР Милли музеееның матбугат үзәге
хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*