Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров ике көнлек эш сәфәре белән Иркутск өлкәсендә. Бүген ул Иркутск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды.
Биредә аны мөфти Фәрит хәзрәт Миңгалиев каршы алды һәм Данис Шакировны Җәмигъ мәчете белән таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе һәм мөфти гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.