tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең Кырынкүл микрорайонындагы 52 нче номерлы мәктәптә балалар татар телен өйрәнә
Төмән өлкәсенең Кырынкүл микрорайонындагы 52 нче номерлы мәктәптә балалар татар телен өйрәнә

Төмән өлкәсенең Кырынкүл микрорайонындагы 52 нче номерлы мәктәптә балалар татар телен өйрәнә

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсенә сәфәре барышында, Кырынкүл микрорайонындагы 52 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе белән  танышты.

Әлеге мәктәп үз ишекләрен 2020 нче елның 1 нче сентябрендә ачкан иде. Ул заманча җиһазландырылган. Биредә 1600 укучы белем ала. Күпчелеге татар балалары. Икенче сыйныфтан атнага ике тапкыр татар теле дәресләре укытыла.

Васил Шәйхразыев мәктәп бинасын карап чыкты, татар телен укыту алымнары белән танышты, укытучылар белән аралашты. Биредә балаларга туган телен өйрәнү өчен кызыклы алымнар кулланыла. Мәктәп диварларында да татар дөньясын яктыртучы язмалар урын алган.

52 нче номерлы мәктәптә ел дәвамында татарлар күп төрле чаралар оештыра. “Сөмбелә” бәйрәме, “Җәлил укулары” бәйгесе, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, фәнни-гамәли конфиренцияләр, татар теле укытучылары өчен семинарлар, татар теле олимпиадалары үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*