tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Иркутск өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Бунёв белән очрашты
Данис Шакиров Иркутск өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Бунёв белән очрашты

Данис Шакиров Иркутск өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Бунёв белән очрашты

Бүген, 12 ноябрьдә, Иркутск шәһәрендә өлкә Губернаторы урынбасары Андрей Бунёвның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән эшлекле очрашуы узды.

Очрашуда Иркутск өлкәсе Губернаторы Аппараты җитәкчесе урынбасары Елена Терпугова һәм Иркутск өлкәсенең Татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Рәмис Солтанов та катнаштылар.

Данис Шакиров алдагы көнне Иркутск өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы хакында хәбәр итте. Кичә Конгресс җитәкчесе Иркутск районы Пивовариха авылы янында урнашкан мемориал комплекста булды.

Искәртеп узабыз, әлеге комплекс 1937-1938 елларда репрессия афәтенә дучар булган кешеләр истәлегенә ясалган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*