tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Мөхтәр Ауэзовның татар телендә басылган китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты
Данис Шакиров Мөхтәр Ауэзовның татар телендә басылган китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты

Данис Шакиров Мөхтәр Ауэзовның татар телендә басылган китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты

1 март көнне Татарстан Милли китапханәсендә казах классигы Мөхтәр Ауэзовның татар телендәге китабы тәкъдим ителде. Басмага драматургның өч әсәре кергән: «Караш-Караш» (Выстрел на перевале/Үткәлдәге атыш) һәм «Коксерек» (Серый лютый/Күксирәк) повестьлары, «Килы заман» (Лихая година/Шомлы заман) хикәясе.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Бөек казах галиме, язучы, драматург Мохтар Омархан углы Ауэзовның тууына 125 ел тулу уңаеннан әдипнең әсәрләренең тәрҗемәсе Казахстан Республикасы тышкы эшләр министрлыгының ярдәме һәм Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль Консуллыгы инициативасы белән башкарылган. Чарада язучының улы Мурат Ауэзов та катнашты.

Тәрҗемәне КФУ доценты Гайнуллина Гөлфия Расил кызы башкарган. Китапның тиражы 100 данә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*