tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында беренче очрашу узды
Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында беренче очрашу узды

Башкортстанда “Текә татар” проекты кысаларында беренче очрашу узды

27нче февраль көнне Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының вәкиллегендә “Текә татар” проекты кысаларында беренче очрашу узды. Чараның беренче спикеры Рөстәм Нәбиев булып, аның чыгышының темасы “Авырлыклар аша җиңүгә” дип аталды. Күпләр күңел төшенкелегенә бирелеп, эшкә, укуга булган омтылышларын югалталар. Шундый авыр вакытларда гади генә бер сүз, күзгә-күз карап сөйләшү дә бик мөһим була ала. Үткән чара да нәкъ шундый әһәмияткә ия булды. “Максатны ничек дөрес куярга? Каян көч һәм мотивация алырга? Авыр моментларны ничек җиңелрәк кичерергә?” дигән мәсьәләләр күтәрелде. Чакырылган кунак үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып һәр кешенең соравына җавап ишеттерде.

Чарага килүчеләр арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, “Роксана” радиостанциясе, “Туган тел” телевизион каналы хезмәткәрләре, журналистлар, блогерлар, Башкортстан татар яшьләре хәрәкәтенең активистлары бар иде.

Проект авторы Гөлшат Сафина әйтүенчә, “Текә татар”ның төп максаты булып Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерү тора. Бигрәк тә, яшь һәм урта буынны бергә туплау, фәһемле вакыйгалар аша киләчәккә төпле бер юнәлеш алу. Әлеге проект нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, тере сөйләшүләр ята.

– Мондый очрашулар, проектлар, әлбәттә, бик кирәк. Тормыш мәсьәләләре белән арып беткән кеше күңеленә шундый җанлы сөйләшүләр файдалы, – дип бүлеште Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.

Источник: Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*