tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сочида Тәлгать Мусакаев һәм Рәшит Заһиров белән очрашты
Васил Шәйхразыев Сочида Тәлгать Мусакаев һәм Рәшит Заһиров белән очрашты

Васил Шәйхразыев Сочида Тәлгать Мусакаев һәм Рәшит Заһиров белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сочи шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Бүген ул биредә генерал, эчке эшләр министрлыгы ветераны, “Россия запас офицерлары берлеге” Краснодар крае иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, казак гаскәрләре запасы генерал-лейтенанты, юстиция полковнигы Мусакаев Тәлгать Миңлегали улы һәм Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең аксакаллар шурасы рәисе, татар-башкорт җәмәгатьчелегенең аксакаллар советы рәисе, Сочи шәһәренең Адлер районындагы «Запас офицерлар берлеге» ККОО рәисе Рәшит Вәгыйз улы Заһиров белән очрашты.

Шулай ук Милли Шура рәисе биредә шәһәр тарихы музее белән танышачак, Сочи шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең иҗтимагый активы белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*