tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе футбол командасы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе футбол командасы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе футбол командасы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

23 нче февраль көнне өлкә губернаторы Алексей Русских катнашында «Дуслык» кубогына минифутбол буенча төбәкара турнир узды. Анда Идел буе төбәкләреннән 30 команда катнашты.

Ярышта Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе командасы 1 нче урынны алды. Кичә татар мәдәният үзәгендә футбол командасы уенчылары Кубокны «Татар мәдәнияте һәм мәгарифе музеена» истәлеккә тапшырдылар.

Ә футбол командасы егетләренә автономиянең рәхмәт хатлары һәм Коръән китаплары тапшырылды. Әлеге команданы туплаган Җәмил Хәйруллов белдергәнчә, озакламый алар Саранск шәһәрендә узачак зур ярышка китәчәк. Аларга уңышлар телик, ә егетләргә «Әфәрин!» диик.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*