tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәрендә татар КВН лигасы уза
Сочи шәһәрендә татар КВН лигасы уза

Сочи шәһәрендә татар КВН лигасы уза

2 март көнне «Сириус» мәгариф үзәге нигезендә Төбәкара “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасы узачак.

27 февральдән башлап Көньяк федераль округының татар яшьләре иҗтимагый оешмалары командалары җыелып, уенга әзерлек башладылар. Ел саен федераль округ уеннары этапларыннан узган командалар Казан шәһәренә финал уенга чакырыла. Уеннар ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляцияләнә.

Әлеге проект «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Командаларны әзерләү белән Татарстан Республикасы татар КВН лигасының иң яхшы уенчылары шөгыльләнә, алар мастер-класслар һәм төрле лекцияләр үткәрәләр. Мондый чаралар яшьләргә киләчәктә төбәкара хезмәттәшлек алып барырга ярдәм итә, сәләтле яшьләрнең үз идеяләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*