tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда яшьләр һәм укучылар катнашында “Хәтер” патриотик җырлар смотр-фестивале үтте
Азнакайда яшьләр һәм укучылар катнашында “Хәтер” патриотик җырлар смотр-фестивале үтте

Азнакайда яшьләр һәм укучылар катнашында “Хәтер” патриотик җырлар смотр-фестивале үтте

Быел да ул зур колач белән узды. Балалар иҗат үзәгендә барган финалга иң яхшылар барланган.

Фестиваль мәктәпләрнең һәм районыбызның җыр түгәрәкләре үзешчәннәренең активлыгын, сәхнә осталыгын бәяләү генә түгел, ә тарихны, патриотик хисләрне яңарту, батырларыбызга мәдхия белдерү дә ул.

Һәр елдагыча, егетләр-кызлар һәм аларның остазлары җыр бәйгесенә җитди әзерләнгән. Мәктәпләрдә, өстәмә белем түгәрәкләрендә патриотик тәрбиянең тиешле югарылыкта булуы чагыла. Үз тирәләренә күпсанлы үсмерләрне туплап, аларга музыка, җыр, шигърият дөньясына ишек ачкан укытучылар, түгәрәкләр җитәкчеләре куйган тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәләре дә ачык чагылды: шәкертләре призлы урыннарны яуладылар.

Патриотик җыр фестивале тагын да талантлар ачты, егетләр-кызлар үзләренә яңа дуслар табып, призлар алып, аннан күтәренке кәефтә таралышты.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*