Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендәге эшче төркем Оренбург өлкәсендә. Биредә алар Орск шәһәренең су баскан өлешләрендә булдылар.
Шәһәрдә су басуның иң катлаулы чоры артта калды. Табиблар, полиция, хәрбиләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм волонтерлар тәүлек буе дежур торалар. Кешеләрне эвакуацияләүне дәвам итәләр.