tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы һөнәренә тугрылык
Укытучы һөнәренә тугрылык

Укытучы һөнәренә тугрылык

Хөрмәтле, катлаулы һөнәрләрнең берсе–Укытучы һөнәрен сайлаган Нурилә Бәхмәт кызы Шамратованың укытучы булып эшләгәненә 40 ел тулды. Вагай районы, Тукыз авылында күп балалы гаиләдә туып үскән кыз мәктәп яшеннән укытучы һөнәренә гашыйк була. “Укытучы һөнәрен сайлауда миңа укытучыларым үрнәк булдылар. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыдым. Һөнәри юлны сайлау миңа авыр булмады. Уземнең укытучыларымны яратып, аларга сокланып карый идем. Укытучыларымның тормыш тәҗрибәсе, аларның мәктәптәге хезмәтен, укучыларын ихластан яратып эшләүләрен күреп үстем. Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, олы тормышка озатып калган соңгы кыңгырау тавышын, яраткан укытучыларны, мәктәпне, туган авылны һәр кеше сагына. Хәтердә бәхетле балачак елларым, матур истәлекләр онытылмый. 1-3 классларда укыткан яраткан укытучыларым: Мәликә апа Манапованы, Нәчия апа Вәбиеваны, класс җитәкчем Шәмсинур апа Зарипованы, Рәмзия апа Фәтхетдинованы, Тимербикә апа Тавлееваны, Сания апа Абназыйрованы, Наилә апа Корманованы, Мәхмүдә апа Әминованы сагынып искә алам. Мәктәп директоры булып эшләгән Мансур абый Әминовны(мәрхүм) җылы хисләр белән искә алам,“-дип әңгәмәбезне башлады.

Нурилә Шамратова башта Тукыз авылы мәктәбендә укып, аннары Казанлы мәктәбен тәмамлап Тубыл педучилищесына укырга керә. 1984 елда педагогия училищесын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Вагай районында башлый. 1988 нче елдан бүгенге көнгә кадәр башлангыч сыйныф укытучысы булып Тубылның 15 нче мәктәбендә эшли. Диплом алып эшли башлаганына 40 ел узганын ул сизми дә. Тубыл шәһәренең 15нче этномәдәни мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып күп еллар эшләгән Нурилә Шамратова тормыш һәм хезмәт юлын искә алды. ”Мәктәптә эшләгән елларымны читтән торып Тубыл пединститутында югары белем алдым, яшь укытучыларның остазы да булдым. Мәктәп җитәкчебез Сәет Заир улы Хисмәтуллин оста, сәләтле, кешелекле җитәкче. Мәктәп коллективында үз эшләрен яратып башкарган укытучылар эшлиләр. Мин 15 нче мәктәптә тәҗрибә тупладым,”-дип әңгәмәбезне дәвам итте. Тынгысыз җанлы, сәләтле укытучы 40 ел башлангыч сыйныф укытучы булып эшли.

Балаларның күңеленә изгелек орлыкларын салып, укучыларына тирән белем, тәрбия биргән Нурилә Шамратова дәресләрен эчтәлекле, кызыклы үткәрә. Класста тәртипне дә тота белгән, укучыларын кызыксындыра алган укытучы үзенең көндәлек эше турында: “Беренче сыйныфка килгән укучылар өчен укытучы бик якын кеше була. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү авырмы дигән сорауны еш бирәләр. Укытучы һөнәрен яратып эшләсәң авыр түгел. Төрле балалар, төрле ата-аналар була. Кайда булса да уртак тел табып эшләргә кирәк. Беренче урында–җаваплылык тора. Укытучы кеше сабыр холыклы, җаваплы булырга, балаларны яратырга тиеш. Бала күңеле сизгер. Аларның күңелләрен яраламыйча, ихлас күңелле, таләпчән булганда нәтиҗә уңышлы була. Мәктәптә укытучы гел укучысының янәшәсендә. Нәкъ башлангыч сыйныф укытучылары балаларны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Бу турында онытмаска кирәк,”-ди.

Нурилә Шамратова иҗади шәхес тә, җәмәгать эшен теләп башкара. Күп еллар шәһәрнең татар милли мәдәни автономия рәисенең урынбасары вазыйфасын үти. Аны тубыллылар еш шәһәр күләмендә үткәрелгән милли, дини, мәдәни бәйрәмнәребездә күрәләр. Унбишенче мәктәп каршында күп еллар балалар Сабантуен оештыручыларның берсе дә ул. Педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәт итеп бәйрәм көннәрендә ул аларга шалтыратып рәхмәтләрен әйтергә, бәйрәм белән котларга да вакыт таба. “Унбишенче мәктәптә башкача эшләргә мөмкин түгел. Җитәкчебез Сәет Заир улы өлкән буын вәкилләренә игътибарлы. Алар өчен бәйрәм чараларын, чәй табыннарын оештырып, укучыларыбыз әзерләгән бәйрәм концертын да тәкъдим итәбез,”-ди.

Күп еллар мәктәптә нәтиҗәле хезмәте өчен Нурилә Шамратова Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, шәһәр һәм өлкә күләмендә алган Рәхмәт хатлары да бихисап. “Татар милләтенә тугры хезмәте өчен” Бөтендөнья татар конгрессының медале белән дә бүләкләнгән шәхес ул.

Күтәренке рухлы, милләт җанлы, мәрхәмәтле, укытучы эшен яратып башкара. Нурилә Шамратова:”Онытмаска кирәк-күп нәрсәне бала гаиләдә күрә. Мин күп балалы гаиләдә туып үстем. Без сигез бала кече яшьтән эшкә өйрәндек. Әниебез безне бер-беребезгә ярдәмчел булырга, дус-тату яшәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тәрбияләп үстерде. Кызганычка, хәзер әти-әни, бер абыем исән түгел. Без бөтенебез һөнәри белем алдык. Айтбигә, Данияр–укытучылар, Ташбулат дин юлында, Нефтеюганск шәһәрендә хәзрәт. Хәзерге көндә ул безнең төп киңәшчебез. Аллаһыга шөкер итеп яшәргә кирәк,”-дип теләкләрен юллады. Нурилә Бәхмәт кызы ике кыз тәрбияләп үстерә. Лилиясе Тубыл пединститутын, Юлия-Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. Икесе дә мөстәкыйль, үз тормышлары белән яшиләр. Оныгы Карина әбисенең сөенече, шатлыгы, тормышының кояшы.

Киләчәктә тәҗрибәле укытучыга эшендә яңа уңышлар телибез. Укучыларыгызга тирән белем биреп, мәрхәмәтле, сабыр, көчле итыярлы булып әле күп еллар мәктәптә эшләргә язсын сезгә.

                                          Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*