tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән фура белән эчә торган су Орск шәһәренә килеп җитте
Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән фура белән эчә торган су Орск шәһәренә килеп җитте

Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән фура белән эчә торган су Орск шәһәренә килеп җитте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән бер фура белән эчә торган су Оренбург өлкәсенә килеп җитте. Барлыгы 3600 шешә су. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендәге эшче төркем һәм волонтерлар бушатты.

Ярдәм Оренбург өлкәсенең татар-милли-мәдәни мохтариятына һәм тарату үзәгенә тапшырыла.Бөтендөнья татар конгрессның татар эшкуарларының ярдәме алга таба да дәвам итәчәк.

Оренбург өлкәсенең күп кенә җирлекләре, аеруча Орск шәһәрен су басу нәтиҗәсендә меңләгән йортлар, су астында калып, дистәләрчә мең кеше яшәү урыннарыннан, ризыкларыннан вакытлыча мәхрүм калдылар. Су басудан зыян күргән торак пунктлар арасында татар авыллары да бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*