tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәмилә Мифтахова – өлкә премиясе лауреаты
Җәмилә Мифтахова – өлкә премиясе лауреаты

Җәмилә Мифтахова – өлкә премиясе лауреаты

Губернатор Алексей Русских “Губернаторский” Халыклар дуслыгы мәдәният сараенда мәдәният эшлеклеләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады һәм “Маэстро” махсус премиясен тапшырды.

“Мәдәният хезмәткәрләре – үз эшенә тугрылыклы кешеләр. Талантлылар һәм риясызлар, хезмәт сөючәннәр, алар шәһәрнең мәдәният сарайларында һәм авыл клубларында, музейларда, архивлар һәм китапханәләрдә, театрларда, халык иҗаты үзәкләрендә эшлиләр. Чын профессионаллар булуыгыз, үз эшегезне яратуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Хәзерге вакытта безнең төбәк мәдәнияте гел алга бара. “Мәдәният” илкүләм проекты буенча узган елда Барыш районы Зөя Башы бистәсендә мәдәният йорты, Ульяновскида, Чардаклы белән Майнада яңа буын китапханәләр файдалануга тапшырылды. Үткән елда Ульяновскида яшь тамашачы театрын реконструкцияләү эшләре тәмамланды. Гончаров исемендәге өлкә драмтеатры заманча театраль җиһазлар белән тәэмин ителә”,- диде өлкә башлыгы.

Тантанада төбәгебезнең иң талантлы һәм үз эшенә тугрылыклы мәдәният эшлеклеләренә “Браво, маэстро!” премиясе тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә ия булучылар арасында танылган милләттәшебез – “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова да бар. Тынгысыз йөрәкле Җәмилә Зәйдулла кызының күпьеллык тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*