tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске татар бистәсендә «Ураза бәйрәме» фестивале узды
Иске татар бистәсендә «Ураза бәйрәме» фестивале узды

Иске татар бистәсендә «Ураза бәйрәме» фестивале узды

Ураза гаете уңаеннан Казанның Иске татар бистәсендә «Ураза-бәйрәме. Иске татар бистәсе» фестивале узды.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кызыклы программа әзерләнгән иде: татар артистлары катнашында концерт, милли аксессуарлар ясау буенча балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, балалар өчен төрле уеннар һәм бүләкләр, хәләл-маркет.

Чараның хедлайнеры буларак «JUST BRASS» төркеме егетләре чыкты. Шулай ук чарада Дилә НигъмәтуллинаМиңгол Галиев та чыгыш ясады.

«Көтеп алынган, матур Рамазан айлары узып та китте. Шәхсән минем өчен, бу – бик зур бәйрәм. Тоткан уразалар, теләгән теләкләр кабул булсын. Бүгенге җырым бик популяр, талантлы, әмма безнең арабыздан китеп барган җырчыбыз Эльмира Сөләйманова истәлегенә башкарыла», – диде Дилә Нигъмәтуллина.

Миңгол Галиев чарага чакыруларына шатлануын әйтте. «Мине монда чакырганнарына шул кадәр сөендем. Шул кадәр кеше белән күрешерергә мөмкинлек бирделәр. Сезнең белән күрешү – минем өчен сәламәтлек», – диде ул, кунакларны сәламләп.

Моннан тыш бәйрәм кунаклары өчен төрле бүләкләр дә әзерләнгән иде. Лототрон ярдәмендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, Казан дәүләт яшь тамашачы театрына һәм ике урынлы кунакханәгә билетлар уйнатылды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*