Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краенда вәкиле Сәлим Назин белән эшлекле очрашуы булды. Әңгәмәнең төп өлеше – 2021нче елгы җанисәпкә багышланды.
Искәртеп узабыз, Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак, тиешле карарны РФ премьер-министры Михаил Мишустин 16 августта имзалаган.
Сәлим Назин Пермь краенда яшәүче татарларының нинди халәттә булуын, аларның этник һәм тел үзенчәлекләренә бәйле хәлләрне билгеләде.