tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары Сәлим Назин белән очрашты
Данис Шакиров Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары Сәлим Назин белән очрашты

Данис Шакиров Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары Сәлим Назин белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краенда вәкиле Сәлим Назин белән эшлекле очрашуы булды. Әңгәмәнең төп өлеше – 2021нче елгы җанисәпкә багышланды.

Искәртеп узабыз, Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак, тиешле карарны РФ премьер-министры Михаил Мишустин 16 августта имзалаган.

Сәлим Назин Пермь краенда яшәүче  татарларының нинди халәттә булуын, аларның этник һәм тел үзенчәлекләренә бәйле хәлләрне билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*