tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме булды
Актанышта күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме булды

Актанышта күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме булды

Бүген «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме узды. Иртәне-кичкә ялгап хезмәт куеп, күзгә күренеп 5 ай эчендә төзелеп сафка баскан «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат, ниһаять балаларның шат авазына күмелде.

Укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләде. Киләчәктә дә, укучылар мәктәпнең исеменә тап төшерми, матур гореф-гадәтләрне дәвам итеп белем һәм тәрбия алырлар дигән теләктә калды алар.

«Бу көнне җәй буе көттек. Иң беренче рәхмәт әйтәсе килә Республикабыз җитәкчелегенә — Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Актанышта шундый мәктәп булдыруда зур ярдәмен күрсәткән якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә. „Грань“ төзелеш компаниясе ңитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә. Мондый мәктәп башка районнарда юк. Иннополиста бар да, бездә генә», — диде Энгель Фәттахов.

Беренче уку елында мәктәпкә 300дән артык бала бара. Биредә Актаныш районыннан, шулай ук күрше Башкортстан Республикасыннан һәм чит төбәкләрдән килгән балалар да белем һәм тәрбия алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*