Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсенең “Татар милли үзәге” иҗтимагый оешмасы директоры, “91,4-Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты. Очрашу барышында сүз 8 июльдә узачак I Идел буе Сабан туе турында барды. Җитәкчеләр милли бәйрәмебезгә күбрәк халык җәлеп итү һәм татарларның гореф-гадәтләре белән тирәнтенрәк таныштыру максатыннан “Сабантуй” дигән махсус мәгълүмати проект әзерләү буенча фикерләштеләр. Әлеге 5-7 минутлык тапшырулар “Сергач Татар радиосы” дулкынында март аеннан эфирга чыга башлыячак. Проект аша радиотыңлаучылар Сабантуй бәйрәменең тарихы, милли уеннары һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән таныша алачаклар.