tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Дастаннар турында фикерләр “Туган тел” тапшыруында

ВИДЕО: Дастаннар турында фикерләр “Туган тел” тапшыруында

Дастан − фарсы сүзе, төрки телләрдә – “тарих”, “хикәя,” “үткән эшләр хикәясе” мәгънәсендә йөри. Ул – әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Дастаннарда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп барыла. Аларны лиро-эпик характердагы әдәби әсәрләр рәтенә кертәләр. «Дастаннар – татар милләтенең искиткеч зур байлыгы. Аларның якынча саны йөздән артык. Бу – күпләребез белми торган, игътибарсыз калдырылган әсәрләр тупланмасы. Күп кенә дастаннарыбыз башка төрки халыкларда да бар, ләкин аларда сюжет аерыла. Дастаннарда мифик катлам чиксез», – ди фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова. Дастаннарны әйтүче, сөйләүчеләр төрле халыкта төрлечә − манасчы, акын, ашуг, чичән, дастанчы һәм башка исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Дастаннар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергән. Шулай да, алар югары идеяләрне, сәнгатьчә матур итеп җиткерүче жанр буларак хәзергәчә сакланып калган. Татар әдәбияты тарихында язма дастаннарның XII гасырдан бирле килгән традициясе билгеле. “Кыйссаи Мәрьям”, “Кыйссаи Йосыф”, “Чыңгызнамә”, “Искәндәрнамә” – болар безгә килеп җиткән иң борынгы дастаннардан санала. Алга таба тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә яңа дастаннар барлыкка килә. Мәсәлән, XIV гасырда, Алтын Урда дәүләтендә, ислам дине таралган чорда каһарманлык сюжетына корылган дастаннар арта. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, татар халык дастаннарының күбесе Себер татарларыннан язып алынган. Бер генә халыкның да әдәбияты халык тормышыннан аерым яшәми. Әдәбиятның бер өлеше булган дастаннар да халыкның яшәү һәм этник тарихын чагылдыра. Алар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырып киләләр. Халыкның авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә, алар − фольклорның зур бер тармагын тәшкил итәләр. Татар дастаннарын, гадәттә, өч төркемгә бүлеп йөртәләр: тарихи дастаннар, алыплар яки батырлар ту рында хикәятләр, мәхәббәт дастаннары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*