tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты
Данис Шакиров “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе  Фәрит Аймалетдинов белән очрашты

Данис Шакиров “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсенең “Татар милли үзәге” иҗтимагый оешмасы директоры, “91,4-Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты. Очрашу барышында сүз 8 июльдә узачак I Идел буе Сабан туе турында барды. Җитәкчеләр милли бәйрәмебезгә күбрәк халык җәлеп итү һәм татарларның гореф-гадәтләре белән тирәнтенрәк таныштыру максатыннан “Сабантуй” дигән махсус мәгълүмати проект әзерләү буенча фикерләштеләр.  Әлеге 5-7 минутлык тапшырулар “Сергач Татар радиосы” дулкынында март аеннан эфирга чыга башлыячак. Проект аша радиотыңлаучылар Сабантуй бәйрәменең тарихы, милли уеннары һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән таныша алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*