tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дастаннар – милли горурлык чыганагы”: “Дастаннар елы”ның рәсми ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды
“Дастаннар – милли горурлык чыганагы”: “Дастаннар елы”ның рәсми ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды

“Дастаннар – милли горурлык чыганагы”: “Дастаннар елы”ның рәсми ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елы”ның рәсми ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров; тарих фәннәре докторы, этнограф, “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Мәүләви улы Исхаков; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришат улы һәм фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова катнашты.

– 2023 нче ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Милли дастаннар елы дип игълан ителде. Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә тарихи, милли аңны чагылдыручы эпик әсәрләр буларак беләбез. “Дастаннар елы”н игълан итү Татарстан гына түгел, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче башка өлкәләрдәге татар оешмалары үткәрә торган чараларны да әлеге темага багышлап үткәрергә мөмкинлек бирә. Ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә дастаннарга багышланган булачак. Булган дастаннарыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне без төп максат итеп куячакбыз. Дастаннарны милли аң һәм милли горурлык чыганагы буларак кабул итәргә кирәк, – диде Данис Шакиров.

– Дастаннарда безнең бернинди йогынтыга да бирелмәгән милли аң сакланган. Дастаннарны өйрәнү балаларда һәм, гомумән, киң җәмәгатьчелектә милли үзаң тәрбияли торган бер ысул булып тора. Шулай ук спектакльләр, мультфильмнар һ.б. чыгару кебек ысулларны да кулланырга кирәк. Бүгенге көндә мәктәпләрдә дастаннарны укыту проблемасы да бар: “Идегәй” дастаннынан кала башка дастаннар өйрәнелми. Балалар өчен гадирәк вариантлар эшләп, аларны хрестоматия итеп чыгару мөмкинлеген дә карарга кирәк. Минем фикеремчә, тарихи дастаннарга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бәхеткә, барлык дастаннарыбыз да исән, басылган. Алга таба шушы юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, – диде Дамир Исхаков.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов дастаннарга багышланган хезмәтләр белән кыскача таныштырып узды һәм дастаннарны халыкка җиткерүнең кирәкле эш икәнен ассызыклады.

– Дастаннар – татар милләтенең искиткеч зур байлыгы. Аларның якынча саны йөздән артык. Дастаннар – күпләребез белми торган, игътибарсыз калдырылган әсәрләр тупланмасы. Дастан сүзенең билгеләмәсенә килгәндә, ул – хикәя яисә нинди дә булса вакыйганы сүрәтләү дигән сүз. Гадәттә алар шигъри формада төп геройга бәйле вакыйгалар тезмәсен тәшкил итә. Күп кенә дастаннарыбыз башка төрки халыкларда да бар, ләкин аларда сюжет аерыла. Дастаннарда мифик катлам чиксез. Әйдәгез, аларны бергәләп өйрәник – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

“Дастаннар елы” кысаларында уздырылачак чаралар Татарстан Республикасы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә алып барылачак һәм финансланачак. Әлеге программаның эчтәлеген тәшкил иткән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган чаралар дастаннар белән бәйле булачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*