tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Нәҗип Җиһанов белән бәйле кинохроника тәкъдим ителәчәк
Казанда Нәҗип Җиһанов белән бәйле кинохроника тәкъдим ителәчәк

Казанда Нәҗип Җиһанов белән бәйле кинохроника тәкъдим ителәчәк

15 гыйнварда 12.00 – 15.00 сәгатьтә композитор, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы, аның беренче ректоры, Татарстан Композиторлар берлегенең беренче рәисе Нәҗип Җиһановның 112 еллыгы уңаеннан Татарстан милли музеенда искә алу чарасы була.

«Нәҗип Җиһанов татар музыка культурасына зур өлеш керткән шәхес. Традиция буена, аның туган көнендә Татарстан Милли музеенда композиторга багышланган чаралар үткәрелә. Бу көнне музейның конференция залында Нәҗип Җиһановның әсәрләрен музыкантлар башкарачак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музей мөдире Алексей Егоров.

Аның әйтүенчә, музей кунакларына 1960 елларда төшерелгән кинохроника да тәкъдим ителәчәк. «Видеоязмада Нәҗип Җиһановны күреп, аның тавышын ишетеп булачак. Шулай ук, фондлардан композитор белән бәйле уникаль экспонатлар күрсәтеләчәк», – диде ул.

Искә алу чарасын Татарстан Милли музее, Нәҗип Җиһанов исемендәге музей-фатир филиалы белән берлектә оештыра.

  • Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. 1927 елда ул Казанга килә, 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.
  • 1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. 1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.
  • Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-naip-ihanov-belan-baile-kinoxronika-takdim-itelacak-5865383

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*