Бүген XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы делегатлары Кукмара районының Аш-Буҗи авылына да барды. Биредә алар “Адай икмәге” икмәк пешерү цехын карады. Кунакларны авылдашларын һәм тирә-як авылларны җылы икмәк белән тәэмин итүче эшмәкәр Фәнүс Хәмәтдинов каршы алды. Ул цехның эшчәнлеге белән таныштырды.
“Адай икмәге” икмәк пешерү цехында 50 дән артык кондитер эшләнмәләре җитештерелә. Ипи цехында 8 төрле икмәк-күмәч пешә. 100 дән артык кеше эш урыннары белән тәэмин ителгән.