tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре Кукмарада пленар утырышта катнашты
Татар эшмәкәрләре Кукмарада пленар утырышта катнашты

Татар эшмәкәрләре Кукмарада пленар утырышта катнашты

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы делегатлары Кукмара районы авылларында эшмәкәрлек белән танышканнан соң, район үзәгендә пленар утырышка җыелды. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.  Форум делегатларын кабул иткән өчен район башлыгы  Сергей Димитриевка рәхмәтен белдерде.

Данис Шакиров эшмәкәрләрне 15-17 мартта узасы Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды.

Утырышта район башлыгы  Сергей Димитриев кунакларны сәламләп, үзләрендәге социаль-икътисадый хәл белән таныштырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы җирле бүлеге җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев, “Домострой” җәмгыяте директоры Азат Нәбиев һ. б. чыгыш ясадылар.

Форум делегатлары Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Кукмара районы җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Очрашу Кукмара районы сәнгать әһелләренең концерты белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*