tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чечен республикасы татарлары соңгы 20 елда беренче тапкыр Сабантуй уздырырга тели
Чечен республикасы татарлары соңгы 20 елда беренче тапкыр Сабантуй уздырырга тели

Чечен республикасы татарлары соңгы 20 елда беренче тапкыр Сабантуй уздырырга тели

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумында Чечен республикасы Шелковской районы Гребенская станицасындагы татар җәмгыяте җитәкчесе Мөслим Хәйбуллин катнашты. Ул төбәктә 20 елдан соң яңадан Сабантуй үткәрү теләге булуын әйтте. Ул бу хакта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуында узган пленар утырышта сөйләде.

«Хөкүмәт ярдәме белән станицада татар милли үзәге булдырылды. Хәзер балаларыбызга татар җырларын, биюләрен өйрәтәбез. Сабантуй үткәрү планнары белән йөрибез. Рөстәм Нургалиевич, бу планнарны тормышка ашырырга сез дә ярдәм итәрсез, дип ышанабыз. Халкыбызның 20 елдан соң яңадан Сабантуй бәйрәмен үткәрергә дигән теләгенә Чечен республикасы хөкүмәте вәкилләре дә уңай карый. Безгә Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтерсез, дип уйлыйбыз. Сезне дә безгә кунакка чакырабыз», – диде Мөслим Хәйбуллин.

Рөстәм Миңнеханов: «Ярдәм күрсәтербез, уздырыгыз гына», – дип җавап бирде.

Мөслим Хәйбуллин Чечен республикасында яшәүче татарлар белән Татарстанның элемтәләре көчәюе хакында да әйтте.

«Быел безгә ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә делегация килде. Васил Шәйхразиев төбәктә яшәүче татарлар белән очрашты, аралашты, авыл белән танышты. Саубуллашканда, авылыбыз аксакалының: «Без тарихи Ватаныбыздан мондый дәрәҗәле делегацияне 300 ел көттек», – дигән сүзенә, ул: «Моннан соң 300 ел көтмәссез, без гел килеп торачакбыз», – дип җавап бирде. Бу очрашу безне уятып җибәргәндәй булды», – дип сөйләде Мөслим Хәйбуллин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*