tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза фермеры Татарстан Рәисен никахына чакырды: Төбәк өчен зур вакыйга булыр иде
Пенза фермеры Татарстан Рәисен никахына чакырды: Төбәк өчен зур вакыйга булыр иде

Пенза фермеры Татарстан Рәисен никахына чакырды: Төбәк өчен зур вакыйга булыр иде

Пенза өлкәсе фермеры Наил Шәипов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул Гаилә елы булуын ассызыклады һәм 8 март көнне никахы узачагын әйтте. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны никахына чакырды.

«Мәгълүм булганча, быел илебездә – Гаилә елы. Шул уңайдан зур шатлыгым белән уртаклашам. 8 март көнне минем никахым узачак. Хөрмәтле, Рөстәм Нургали улы, Сез безнең никахка килсәгез иде. Бу безнең өчен генә түгел, бөтен төбәгебез өчен зур, истә калырлык вакыйга булыр иде. Рәхим итегез», – диде ул.

«Наил, 8 март көнне син хатынлы булырга мөмкин, ә мин хатынны югалтырга мөмкин, – дип елмайды ул. – Беренчедән, котлыйбыз сезне. Икенчедән, бер җаен табарбыз. Сезнең якларда булганда, сезнең гаилә белән танышу, котлау мөмкинлеге булыр», – диде Татарстан Рәисе.

Наил Шәипов җыенга әти-әнисе белән килгән. Алар Пензаның Бистән авылыннан. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлиләр. «500 гектардан артык җир эшкәртәбез, 150 баш терлек асрыйбыз. Ничә ел дәвамында шуны аңладык: авыл хуҗалыгын алып барганда, бер төрле эш белән генә шөгыльләнеп булмый. Иген генә үстерү авыр, мал-туар асрарга да кирәк, чөнки хәзерге көндә ит бәясе тотрыклырак», – диде ул.

Ул авыл тормышы белән дә таныштырды. «Авылда меңнән артык кеше яши. Авыл кешеләре коелар казу белән танылган. Хәзерге көндә ул эштә эшләүчеләр саны кими бара. Авыл халкы төрле һөнәрләр сайлый. Авылдаш эшкуарлар чит җирләрдә эшләрен оештырса да, авыл тормышында актив катнашалар, ярдәм итәләр. Авылда дини тәрбия көчле, шуңа авыл тыныч яши. Авылда мәктәп, өч мәчет, мәдрәсә эшли», – дип сөйләде ул.

Эшмәкәр җыенны оештыручыларга, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте. «Мондый очрашуларда катнашу безнең өчен мөһим. Халкыбызның күпкырлы, бердәм булуын, бер юлдан баруыбызны күрәбез, уртак уйда булуыбызны аңлыйбыз», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*