tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” фәне укытучылары өчен семинар үткәрелде
Димитровград шәһәрендә “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” фәне укытучылары өчен семинар үткәрелде

Димитровград шәһәрендә “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” фәне укытучылары өчен семинар үткәрелде

Милли йолаларны өйрәнәләр​ Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе базасында “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” фәне укытучылары өчен семинар үткәрелде.

Үсеп килүче буында рухи кыйммәтләр, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүче укытучылар “Яңа гына туган балага исем кушу йоласы” дигән темага ачык дәресне карадылар. Тәҗрибәле педагог Л.Т.Вахитова дәресне бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрде. Балага исем кушу дини йола булуы белән беррәттән, милли традиция, гаилә бәйрәме һәм тантана да әле, диде мөгаллимә.

Ә Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов татар-мөселман баласына исем кушуның тәртибе турында тәфсилләп сөйләде. Ислам дине буенча ата-аналарга сабыйларына мәгънәле, шәригать кануннарына туры килә торган исем кушу бурычы йөкләнгән, дип белдерде мөхтәрәм дин әһеле. Мәктәп укучылары исем кушу мәҗлесе табынын бизәүче татар халык ашлары, кунакчыллык күрсәтү серләре белән таныштырып үттеләр. Халкыбызның ачык йөзле, киң күңелле, юмарт булуын күрсәтүче күркәм милли һәм дини йола педагогларда зур кызыксыну тудырды.

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*