tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда билингваль «Елмай» балалар бакчасы ачылды
Казанда билингваль «Елмай» балалар бакчасы ачылды

Казанда билингваль «Елмай» балалар бакчасы ачылды

«Салават күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән 46-нчы номерлы «Елмай» балалар бакчасы ачылды. Бу – быел Татарстан башкаласында төзелә торган 1700 урынга исәпләнгән сигез мәктәпкәчә учреждениенең берсе. Казан Мэры Илсур Метшин балалар бакчасында булды һәм балаларга яңа бинаны котлап чыршы һәм уен җыелмалары бүләк итте.

«Казанда торак микрорайоннар, яңа йортлар үсә, һәм безне иң сөендергәне – яшь гаиләләр, аларда балалар туа. «Салават күпере» – үсә торган микрорайоннарның берсе. Без биредә кирәкле социаль инфраструктураны, паркларны, скверларны булдырырга тырышабыз. Менә яңа балалар бакчасы да ишекләрен ачты, ул бик матур, уңайлы», – диде Илсур Метшин мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен караганда.

1-нче декабрьдә ачылган 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы А.Авзалова урамы, 9а адресы буенча ике катлы бинада урнашкан. Гади 12 төркемнән тыш, аларның яртысы ясле төркемнәре, биредә 2 коррекция төркеме бар – психик үсешендә тоткарлык булган балалар һәм сөйләмендә тайпылышлар булган балалар өчен. Барлыгы «Елмай»да 14 төркем, аларның һәркайсы 20 кешегә исәпләнгән.

«Елмай» – билингваль балалар бакчасы, һәм сабыйлар бер үк вакытта рус һәм татар телләрен өйрәнәләр, – дип сөйләде мәктәпкәчә учреждение мөдире Ләйлә Харисова. Биредә баланың танып белү эшчәнлеге, шулай ук балаларның сәнгати-эстетик һәм физик үсеше аша социаль-коммуникатив һәм сөйләм потенциалын үстерүгә игътибар бирелә.

Казан Мэры ясле төркемендә булды, шулай ук зурлар төркемен дә карап чыкты, анда балалар тәрбиячеләр белән бергә мәктәпкә әзерләнә. Л.Харисова сүзләренчә, подрядчы аларга уникаль үсеш лабораториясе бүләк иткән. Мәсәлән, бүген балалар махсус датчиклар ярдәмендә лимон һәм әфлисун согының кислоталылыгын белделәр, аларның әһәмиятен һәм күрсәткечләрен өйрәнделәр. «Тема катлаулы булуга карамастан, балаларга ул бик кызыклы. Алар барысын да педагоглар артыннан язып баралар, нәтиҗәләрне бер-берсе белән чагыштыралар», – дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире.

Бинаның гомуми мәйданы 3975 кв.м тәшкил итә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә методика кабинеты, логопед, педагог-психолог кабинеты, татар теле кабинеты, медицина блогы, азык-төлек блогы, музыка һәм физкультура заллары җиһазландырылган. Соңгысында балалар иртәнге гимнастика ясыйлар, ә көндез аларның спорт дәресләре уза, шушында ук залда балалар өчен каралган спорт тренажерлары урнаштырылган.

Визит ахырында Казан Мэры музыка залына керде, анда нәниләр Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә башлаган. Алар кунакларга өйрәнеп өлгергән биюләрен күрсәттеләр. Шәһәр башлыгы балалар белән бергә чыршы бизәде һәм истәлеккә фото ясады. «Бу балалар бакчасы – якынлашып килүче Яңа елга яхшы бүләк. Без балаларыбыз һәм «Салават күперендә» яшәүче яшь гаиләләре өчен бик шат», – дип йомгаклады ул.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*