Изге Рамазан аеның беренче көнендә Димитровград шәһәренең зур рестораннарының берсендә милләттәшләребез шәһәркүләм Ифтар мәҗлесенә җыелды. Анда Ульяновск өлкәсе мөфтие, шәһәр җитәкчеләре һәм тирә-күрше районнардан 300 дән артык кунаклар катнаша.
14 март көнне кан-кардәшләребез Ульяновск шәһәрендәге зур спорт аренасына өдкз Ифтарына жыелачак. Анда төбәк Губернаторы А.Русских, Татарстан Премҗер-министры урынбасары, бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашыр дип көтелә. Өлкә Ифтарына шәһәр -авыллардан, тирә-күрше тйбәкләрдән 5000 кеше чакырулы.
Рамис Сафин
Ульяновск өлкәсе