tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каменск-Уральский шәһәр округының «Дуслык» иҗат коллективы 25 еллыгын билгеләп үтте
Каменск-Уральский шәһәр округының «Дуслык» иҗат коллективы 25 еллыгын билгеләп үтте

Каменск-Уральский шәһәр округының «Дуслык» иҗат коллективы 25 еллыгын билгеләп үтте

3 мартта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов Каменск-Уральский шәһәр округының «Дуслык» иҗат коллективы оешуга 25 ел тулуга багышланган юбилей чарасында катнашты. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инде 25 ел Каменск-Уральский шәһәренең «Юность» мәдәният йорты базасында «Дуслык» татар һәм башкорт мәдәнияте ансамбле уңышлы эшләп килә. Ансамбльне Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Бәгәрәктамак авылында туып үскән, Кунашак районы Мәдәният бүлегенең элеккеге башлыгы Ганс Рәхмәтуллин оештырган һәм аңа 10 елдан артык җитәкчелек иткән.

Соңгы елларда ансамбльне Мәдинә Гыйльметдинова җитәкли. Хәзерге вакытта ансамбльгә 25 кеше йөри, алар, нигездә, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәктамак, Усман авыллары һәм Свердловск өлкәсенең авыл җирлеге кешеләре. Ансамбльгә йөрүчеләрнең уртача яше – 5-73 яшь.

Коллектив Урал төбәкләрендә татар һәм башкорт мәдәниятен актив пропагандалый, Каменск төбәгендә һәм Каменск-Уральский шәһәрендә концертлар үткәрә. Ансамбль активистлары Свердловск өлкәсендәге барлык чараларда, Сабантуйларда һәм фестивальләрдә катнаша.

Рифат Рәшит улы, коллективны котлап, ансамбль ветераннары һәм артистларына Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада шулай ук Каменск-Уральский шәһәр округы хакимияте вәкилләре дә катнашты.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*