tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан ае алдыннан Сабада абыстайлар җыены узды
Рамазан ае алдыннан Сабада абыстайлар җыены узды

Рамазан ае алдыннан Сабада абыстайлар җыены узды

Изге Рамазан башланыр алдыннан районыбыз мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, абыстайлар Саба җәмигъ мәчетенә очрашуга чакырылдылар.

Очрашуга районыбыз авылларда дини йолаларны башкаручы 40ка якын күркәм зат катнашты.Районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина иң элек Аллаһ Тәгалә юлында олы вазыйфа башкаручы әлеге ханымнарга олуг хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Чарада катнашучы Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев сүз алып, санаулы сәгатьләрдән башланучы Рамазан Шәриф ае, ифтар мәҗлесләрендә вәгазьләрдә бигрәк тә халык игътибарын нәрсәгә юнәлтергә кирәклеге турында сөйләде, шулай ук дин өлкәсендә хезмәт куючы хатын-кызларыбызның вазыйфаларын искә төшереп үтте.

Исмәгыйль хәзрәтнең җәмәгате, Теләче мәчете мөгаллимәсе  Гөлназ ханым үзләрендә башкарылган эшләр турында бәян итте, бигрәк тә балалар, яшь гаиләләр  белән эшләүгә зур игътибар бирелүен әйтеп узды. Намазга өйрәнү, Коръәнне тәҗвид белән дөресләп уку сәгатьләре алып барылуы халыкта зур кызыксыну уяткан. Гает бәйрәмнәрен зурлап, Сабантуй рәвешендә уздыра башлаганнар. “Балаларны кайбер җирләрдә шаулашалар дип мәчеткә чакырудан куркалалар, ә бит, киресенчә,  аларны Аллаһ йортына төрле юллар белән җәлеп итәргә кирәк. Кечкенәдән мондагы мохитне белеп, күреп, тоеп үссеннәр. Әлегә диннең бөтен асылын аңлап бетермәсәләр дә, күңелләренә  әз-әзләп салынган орлык, иншәАллаһ, кайчан да  булса шытып, югарыга-  кояшка күтәреләчәк”, -диде Гөлназ ханым. Районыбыз мөслимәләре – Түбән Утардан Гөлфия Гыйбадуллина, Килдебәктән мөгаллимә Суфия Хәйретдин кызы, Лесхоздан Рәсилә Галиева,  Явлаштау, Иләбәр авылларында дини гыйлем бирүче Рәсимә ханым Рәхимова да укытудагы эш алымнары белән уртаклаштылар.

Ахырдан районыбызның имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, МХОга гуманитар ярдәм әзерләүдә зур тырышлык куючыларның да хезмәтен билгеләп үтте. Төрле фетнә чыгулардан сакланырга, социаль челтәрләр аша илебез сәясәтенә каршы корылган төрле провокацион язмаларга ышанмаска, аларны таратмаска чакырды. Изге мөһиме – изге дога кылудан туктамаска диде. Шулай ук Рамазан шәриф аенда үткәреләчәк республикакүләм ифтар һәм район ифтарына әзерлек турында да таныштырып узды. Чара Коръән укып, дога кылу белән тәмамланды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*