tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында – милли бәйрәм
Балалар бакчасында – милли бәйрәм

Балалар бакчасында – милли бәйрәм

Ульяновскиның “Садко” балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

2000 елда 21 февраль “Юнеско” оешмасы тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Милли телләрне саклап калып үстерү бу бәйрәмнең төп максаты булып исәпләнә. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, шуңа күрә без һәр телне сакларга, хөрмәт итәргә тиеш. Танылган мәгърифәтче Каюм Насыйри әйткәнчә, үз телен камил белмәгән кеше башка телләрне ныклап өйрәнә алмый. Телләр үлеп барган заманда газиз туган телебезне бары тик үзебез генә саклап кала алабыз.

Ульяновск шәһәренең 242 нче “Садко” балалар бакчасында да Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара үтте. Әйтергә кирәк, безнең бакча коллективы сабыйларда кечкенәдән үк төрле милләтләргә карата хөрмәт тәрбияли.

Әлеге бәйрәмдә тәрбиячеләр балалар белән бергә төрле милләтләрнең уеннарын, җырларын өйрәнделәр. Балалар тәрбияче Гөлфия Иршат кызы Бдиева белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “ Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырулы иде. Алар балаларның чыгышын бик яратып карадылар һәм бакча житәкчесе Светлана Юрьевна Новикова белән тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен житкерделәр.

Бәйрәмдә шулай ук Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы  җитәкчесе Кәримә Хәмзә кызы Алиуллина да катнашты. Ул балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. Аннары балалар татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Тәрбия эшендә милли уеннарга зур урын бирелә, чөнки алар балаларны бер-берсенә тагын да якынайта, дуслаштыра, милли яктан үсү өчен көч өсти. Милли уеннар уйнау өчен катлаулы кагыйдәләр, кыйммәтле уен кораллары да кирәк түгел, бары тик теләк һәм җитезлек кенә сорала. Жыр-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә булыша. Милләтебезнен гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Бәйрәм күмәкләшеп истәлеккә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды. Киләчәктә дә телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый тырышырга насыйп булсын. Безнең балаларыбыз үз ана телен белсеннәр, өйрәнсеннәр һәм онытмасыннар иде.

Гөлфия БДИЕВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*