tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була
Казанда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була

Казанда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була

15-16 апрельдә Татарстан Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була. Конференциядә Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейлар үсеше аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау буенча мәсьәләләр тикшереләчәк.

«Фикер алышу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: Габдулла Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музейлаштыру; төрки дөнья әдәбияты контекстында Габдулла Тукай шигърияте; әдәби әсәрне музей экспозициясе ярдәмендә визуальләштерү; музей һәм гаилә: үзара бәйләнеш модельләре. Фәнни конференция эшендә катнашу өчен музей һәм архив эше, тарих һәм әдәбият өлкәсе белгечләре, культуролог, филолог, тарихчы, фәнни китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары чакырыла», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, конференция эшенең нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. Бастырып чыгару – түләүсез. «Конференциядә катнашу шарты: транспорт чыгымнары, туклану һәм яшәү өчен катнашучылар үзләре түли. Катнашу өчен анкета-гаризаны [email protected] электрон адресына җибәрү сорала. Конференциядә катнашу өчен теркәлү 1 апрельгә кадәр», – диде ул.

Оештыру комитеты конференциянең темасына һәм фәнни дәрәҗәсенә туры килмәгән гаризаларны кире кагу хокукына ия. Конференциядә офлайн һәм онлайн катнашырга мөмкин: доклад белән чыгыш ясау, җыентыкта басылып чыгу; читтән торып – онлайн доклад белән чыгыш ясау, җыентыкта басылып чыгу). Конференциягә чакыру 5 апрельгә кадәр җибәреләчәк.

Тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*