tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камкада кышкы спартакиада
Камкада кышкы спартакиада

Камкада кышкы спартакиада

2 март көнне Камка мәктәбе базасында Әфган җирендә батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышланган традицион кышкы спартакиада узды.

Сергач округы администрациясе белән мәгариф, спорт һәм яшьләр эше бүлеге тарафыннан хуплау табып, округара дәрәҗәдә үткәрелгән спорт бәйрәмендә  Сергач һәм Кызыл Октябрь округлары мәгариф учреждениеләреннән 200дән артык спортчы катнашты. Ә оештыручылар, хөрмәтле кунаклар, җанатарлар, спорт сөючеләр белән бергә бу көнне халык саны өч йөздән артык булгандыр. Спартакиаданы тиешле һәм югары дәрәҗәдә үткәрү өчен махсус булдырылган оештыру комитетын быел да Камка территориаль бүлеге җитәкчесе Шәмил Алёшин шәхсән үзе җитәкләде.

Кунакларны һәм спортчыларны икмәк-тоз белән каршы алганнан соң, сәламләү сүзе белән Сергач округының депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев, мәрхүм Марсның хәрби хезмәттәше, сугыш хәрәкәтләре ветераны, камкалы Әхмәт Бибишкин һәм Шәмил Хайдәр улы чыгыш ясады, һәркайсы үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән оештырылган спартакиаданың мөһимлеген билгеләп үтте, ярышларда катнашырга теләк белдергән һәр спортчыга уңышлар теләде.

Ярышлар бу көнне сигез спорт төре һәм ГТО нормативларын тапшыру биремнәрен узу буенча оештырылган иде. Беренчеләрдән булып үз көчләрен сынауга чаңгычылар кереште. Эстафетада катнашкан биш команда арасында хуҗалар беренче итеп финишка килде. Өстәл теннисы ике яшь төркемендә (18 яшькәчә һәм 18дән олыраклар) узды. Гомуми алганда 12 команда арасында җиңүчеләр сафында Сергачның өченче номерлы мәктәбе һәм Янау теннисчылары булды. Шул ук төркемнәрдә барган шашка  уйнаучылар арасында яндавишчалыларга тиңнәр булмады, ә шахматта Сергачның өченче номерлы мәктәбе һәм Рус Пожары мәктәбе командалары беренче булды.

Армспорт һәм гер күтәрүдә бу көнне дүрт дистә ир-егет үз көчен сынап карады.

Нәтиҗәдә Артем Прохоров (Янау) белән Дамир Батдаловка (Яндавишча) тиңнәр булмады – алар беренче, ә кызлар арасында Ләйсән Сетдекова (Суыксу) барыннан да өстен булды.

Спартакиаданың иң кызу өлеше, гадәттәгечә, беренче катта оештырылган билбаулы көрәш иде. 25, 30, 35, 40, 45, 50, 60, 70 һәм 70 килограммнан артык үлчәү авырлыкларында келәмгә дүрт дистә малай-егет һәм кызлар чыкты. Аларның чыгышларын Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, атаклы тренер, рбишчалы Зәки әфәнде Валемеев (баш судья), өлкә көрәш федерациясе баш тренеры, Суыксу территориаль бүлеге җитәкчесе Рамил Мусин һәм Сергачның балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәгенең билбаулы көрәш буенча тренеры Рафаэль Арифуллин бәяләде.

Ахырда бу көнне һәр авырлык категориясендә иң көчлеләр пьедесталга  күтәрелде, ә абсолют үлчәмдә милли округ командасы өчен чыгыш ясаган рбишча егете Алим Измайлов җиңү яулады.

Капиталь ремонттан соң булган мәктәп спорт залында волейбол уеннары аеруча озак барды. Катнашырга унбер команда теләк белдергәнгә, бу төр буенча ярышлар иң соңгылардан тәмамланды, ә җиңү бәхете хуҗаларга елмайды.

ГТО станциясе электрон мылтыктан ату, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү биремнәрен үз эченә алган иде һәм аларда якынча биш дистә егет-кыз көчләрен сынады, ахырда, һәркайсына нәтиҗәләре язылган махсус сертификатлар тапшырылды.

Спартакиада ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары, гадәттәгечә, грамоталар, махсус әзерләнгән медальләр һәм истәлекле статуэткалар белән бүләкләнде.  Әйтергә кирәк, спартакиаданы тиешле рәвештә оештырырга һәм уздырырга үз өлешен кертүчеләр белән беррәттән, күп еллар дәвамында аны киң яктыртып килгән өлкә “Туган як” газетасы редакциясенә дә истәлекле бүләк тапшырылды. Оештыручылар тарафыннан укытучы-ветеран Дамир ага Башкуров та махсус бүләккә ия булды.

Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулаган Сергачның өченче номерлы мәктәбе, икенчедә булган рус Пожары һәм лаеклы өченче урынны алган Яндавишча мәктәбе командалары кубоклар һәм грамоталарга лаек булды.

Чираттагы тапкыр Камка спартакиадасы киң колач җәеп узды. Гадәттәгечә, бу көнне Марсның якты истәлегенә куелган һәйкәл яд ителде, аңа чәчәкләр салынды һәм дога кылынды.

Румия ХАМЗИНА.

Автор фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*