tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларыбыз тарихын өйрәнде
Авылларыбыз тарихын өйрәнде

Авылларыбыз тарихын өйрәнде

Танылган төбәкче һәм журналист Әхмәт абый Галимов турында беренче тапкыр 2003 елда ишеттем.

Шул елның язында ул безнең авылга килгән һәм, Кызылсу авыллары турында мәгълүматлар җыям, дигән. Мәчеттә картлар белгәннәрен сөйләп биреп, үзенә минем эзләнүләрем, китапка материаллар туплавым турында әйткәннәр, телефон номерымны биргәннәр. Мин бу хакта ишеткәч, шатланып көтә башладым.

Сабантуйлар вакыты иде, өйдә әле шәһәр телефоннары бар иде. Бер кичне миңа Мәскәүдән шалтырату булды да, без Әхмәт абый белән озак кына аралаштык. Шуннан соң Казанда, конгресс корылтайларында һәм төбәк тарихчылары форумнарында берничә тапкыр күрешергә насыйп булды. Бер-беребезгә, авылдаш, дип эндәшә идек.
Кызганычка, безнең Яңа Кызылсу авылы турында Әхмәт абый тапкан информация китабыма кермичә калды (ул 2006 елда дөнья күрде). Мәсәлән, беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Иске һәм Яңа Кызылсу авылларыннан алынган берничә солдат бер полкта хезмәт иткәннәр, бу Мәскәүдәге Хәрби-тарихи архивтагы документлардан күренә, дигән иде. Шулай ук әле XX гасыр башында да безнең авыллар халкы, йөз ел аерылышып яшәүгә карамастан, туганлык җепләрен өзмичә, кунакка йөрешә торган булганнар.

Әхмәт Абдурахман улы белән соңгы тапкыр 2017 елның ноябрендә Уфада  тарихчылар форумында очраштык. Ул анда үзенең чыгышында татарлар белән башкортлар арасындагы катлаулы проблемаларны искә алып, без, киресенчә, ике тугандаш халыкны якынайта, берләштерә торган нокталарны эзләп табып, аларны хәлебездән килгән кадәр пропагандаларга тиешбез, дигән иде.
Бик ипле генә, ашыкмыйча, тирәнтен уйлап сөйли иде. Үзенең дәрәҗәсен белеп, үз-үзен матур итеп тота торган кеше иде ул. Самара татарларының хәлләре белән кызыксынып, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать абый Әһлиуллин белән аралашып яшәде.

Шамил ГАЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*