tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дошманны җиңәргә өч нәрсә ярдәм итте: дуслык, кешелеклелек, киләчәккә ышаныч!
Дошманны җиңәргә өч нәрсә ярдәм итте: дуслык, кешелеклелек, киләчәккә ышаныч!

Дошманны җиңәргә өч нәрсә ярдәм итте: дуслык, кешелеклелек, киләчәккә ышаныч!

Сугыш турында хәзер бик күп фильмнар төшерелә. Курку белмәс, дошман тырнагына эләгүдән бик оста гына кача алган геройлар турында да матур фильмнар эшләнә. Ләкин бу яу кырындагы чын дөреслек түгел. Сугыш – ул үзәккә үтәрлек газап, кан, үлем. Бу көрәштә җиңеп чыгу безгә миллионлаган кеше гомере, миллионлаган кешенең йөрәк әрнүе белән бирелде. Һәм шуны әйтергә тиешмен, ветераннар белән аралашканнан соң, мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: “Сугыш турында генералларның үз дөреслеге, ә солдатларның үзенеке.”
Дошман белән көрәшергә яу кырына чыгып киткән 18-20 яшьлек авыл малайларын күзалдына китерегез. Ачлык, зәмхәрир салкыннар, үлем белән көн саен күзгә-күз очрашу. Менә шул халәттә алар үзләренә йөкләнгән төп бурычны үти – Ватанны дошманнан саклыйлар. Сугыш аларны вакытыннан алда олыгайта. Киләчәккә зур хыяллар белән яшәгән ул үсмерләр үз илен дошманнан саклар өчен гомерен дә кызганмый, күбесе яу кырында мәңгелеккә ятып кала.

Күптән түгел Красноярск краеның төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзалары фронтовик милләттәшләребез белән, өйләренә барып, бик матур очрашулар оештырды. Ул ветераннар барысы да Красноярск краендагы Пировский районыннан чыккан кешеләр. Заманында әлеге районга караган торак пунктларын ХХ гасыр башында (аграр реформа чоры) Казан губернясыннан күчеп килгән татарлар төзи. Аларга Себер табигатенең бик катлаулы шартларына яраклашып яшәргә туры килә. Әйләнә тирә – сазлык, өстәвенә юлсызлык. Менә шундый катгый шартларда авыл продукциясен җитештерергә, терлек азыгы әзерләргә кирәк. Татарлар бирешми. Красноярск краенда алар 60 лап татар авылын төзи. Тормыш итү өчен тырыша. Бүгенге ветераннарыбыз – әнә шул Казан губернясыннан күченеп килгән татарларның балалары. Алар ата-аналарының Себер җирендә ничек тормыш коруын, күмәкләштерү чорларын үз күзләре белән күреп үсә. Яшьтән үк колхозда эшли башлыйлар, борын аслары да кибеп бетмәгән килеш фронтка китәләр. Сугышның бар газапларына сабыр гына түзеп, дошман белән көрәшәләр. Ветераннарыбыз белән аралашкан вакытта мин бер генә тапкыр да алар авызыннан зарлану сүзләрен ишетмәдем. Бу язмамда сезне таныштырасы хөрмәтле ветераннарыбызның берсе дә игътибар үзәгендә булган танылган герой түгел. Сугышны алар гап-гади солдат булып узган.

Ләкин фронтта алар күргән коточкыч хәлләрне яза башласаң, биш, яисә ун кәгазь бите генә җитәрлек түгел. “Куркыныч идеме?” дигән сорауга алар: ” Сугышта бик авыр һәм куркыныч хәлләр булды. Әйе, куркытты, моның ояты юк. Сугыш бала-чага уены түгел, ул бик җитди нәрсә. Үземне ниндидер зур батырлык эшләдем дип әйтә алмыйм. Геройлар рәтенә дә кертмим. Сугышта бик авыр, катлаулы һәм куркыныч. Ләкин без бит ул чагында яшь идек. Бәлки ул авырлыкларга яшьлек белән түзелгәндер. Күпләр үлеп калды. Ә без менә исән. Үлем алдында бар да бертигез – офицер да, солдат та, ”- дип җавап бирәләр. Ветераннарның бер фикере аеруча игътибарга лаек. “Дошманны җиңәргә өч нәрсә ярдәм итте: дуслык, кешелеклелек, киләчәккә ышаныч!”. Бу сүзләрдә бик тирән мәгънә ята. Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары – ветераннар сафы елдан-ел кими. “Без моны күреп борчылабыз, кәефебез төшә,”-ди алар. Ләкин өлкәннәребез киләчәккә ышаныч белән яши. Әти-әниләренең, үзләренең нинди зур сынаулар аша узганын искә алып: “Бар да яхшы булачак,”-диләр. Карагыз әле, без нинди кешеләр янәшәсендә яшибез бит, кемнәрдән үрнәк алабыз. Мине шул мине сөендерә.
Ә хәзер хөрмәтле ветераннарыбыз белән сезне якыннанрак таныштырыйм әле. Фронтовик Мингали Гасим улы Багоманов. 1927 нче елда Алгай авылында туган. “Абалаково станциясе” бистәсендә яши. Кызыл Армия сафларына 1944 нче елда 17 яшендә алына. Красноярск хәрби училищесына җибәрәләр. 11 шәр сәгать буе өйрәнүләр уздыралар. 1944 нче елда Себердә кыш аеруча суык була. “ Түзеп булмаслык салкын, томан, ә безне полигонга чыгаралар. Өстә шинель, аякта ботинка. Туңдык. Барыбер полигонга барырга кирәк. Безнең белән фронтта ике-өч тапкыр яраланып кайткан офицерлар шөгыльләнә иде. Аларны бирегә госпитальдән соң җибәргәннәр. Шактый кырыс, таләпчән, сугышта зур тәҗрибә туплап өлгергән хәрбиләр иде алар,“ -дип искә ала Мингали абый. Өч айлык курслар тәмамлангач, Мингали Гасим улына сержант дәрәҗәсе бирелә. Бу вакытта аның әтисе Гасим Насар улы һәм абыйсы Әхмәт фронтта була инде.

Сержант Мингалине, башка курсантлар белән бергә, Улан-Удэ шәһәренә китерәләр. Бу көннәрдә инде Җиңү көне игълан ителә. Ләкин яшь солдатларга барыбер яу кырына керергә туры килә. Япония белән сугыш башлана. “Безне вагоннарга төяделәр һәм чик буена китерделәр. Бу вакытта Көнчыгышта бәрелешләр бара иде инде. Хайлар, Бухэду, Харбин шәһәрләрен азат итүдә катнашырга туры килде. Японияне җиңгәч, безне вагоннарга төяп Кавказга җибәрделәр,”- дип искә ала ветеран. Сугыштан соң да 7 ел хәрби хезмәттә була ул. Туапседа, Краснодар, Абхазия, шулай ук Сталин дачасы тирәсендә элемтә чыбыкларын сузу белән шөгыльләнә. Ә хәрби хезмәтен төгәлләгәч, тимер юл төзелеше, геологик экспедицияләрдә катнаша. Хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш ачысын татыган гап-гади солдатка зу игътибар булган өчен, хәлен белергә килгән өчен Мингали Гасим ул бик рәхмәтле.
Ветераннарыбыз Әхмәтгали Мәгъсүм улы Кәбиров (Ахметголей Магасумович Кабиров ) һәм Тимергали Гыйльфан улы Улданов икесе дә хәзерге вакытта Лесосибирск шәһәрендә яши.

Әхмәтгали Мәгъсүм улы 1925 нче елның 20 нче апрелендә Куренная Ошма авылында туган. 1943 нче елда 17 яшьлек егетне хәрби хезмәткә алалар. Канск шәһәрендә өч айлык пулеметчылар курсын уза һәм Украинага җибәрелә. Беренче бәрелешләр вакытында ук яраланып, Киевтагы госпитальгә эләгә. Өч айдан кабат фронт. 1944 нче елда Австриядә барган бәрелешләр вакытында тагын яралана. Җиңү көнен пулеметчы Әхмәтгали госпитальдә каршы ала. Туган иленә кайткач фронтовик өйләнә. Хатыны белән бергә алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Колхозда тракторда, комбайнда эшли. Ә пенсиягә чыккач, 1985 нче елда, Лесосибирск шәһәренә күченеп киләләр.
Тимергали Гыйльфан улы Улданов 1927 нче елның 17 нче августында Солоуха авылында дөньяга килә. Кызыл Армия сафларына алынганда, аңа да нибары 17 яшь була. Красноярск шәһәрендә курслар уза. Яшь сугышчы хәрби антны 1945 нче елның 23 нче февралендә кабул итә. 1 нче майда хәрби эшелонга утыртып, аны үзе кебек үк яшь сугышчылар белән бергә, Ерак Көнчыгышка алып китәләр. Алар Чита шәһәренә килеп җиткәндә инде Җиңү шатлыгыннан бар җирдә музыка яңгырый, җыр-бию тавышлары ишетелә. Сугыш бетүе хакында шунда ишетәләр. Ләкин эшелондагы хәрбиләр юлны дәвам итә. Аларны ниндидер станциягә алып киләләр һәм землянкалар төзетеп, август аена кадәр шунда тоталар. 2 нче августта рота командиры японнар белән сугыш башлауы хакында хәбәр итә. Аларга тылдагы куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы йөкләнә. Тимергали агай әле хәзер дә пулемет һәм винтовкалар ярдәмендә япон самолетын бәреп төшерүләре хакында хисләнеп сөйли. Япония белән сугыш тәмамланганнан соң, ул 1951 нче елга кадәр Приморье хәрби округында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, 7 еллап колхозда эшли. Аннары Енисей районында төзелеш эшләрендә катнаша. 10 ел элек ветеранга Лесосибирск шәһәрендә фатир бирәләр.

Ветеран Хөрмәтулла Хәсән улы Дәүләтшин (Харматулла Хасанович Давлятшин) Енисейск шәһәрендә яши. Тумышы белән ул да Куренная Ошма авылыннан. 1925 нче елның 2 нче августында туган. 1935 елда аның гаиләсе Долгово авылына күченә. Хөрмәтуллага фронтка чакыру кәгазе 1943 нче елның маенда килә. Курсларны яшь сугышчы шулай ук Канск шәһәрендә уза. Өч ай дәвамында яшь егет танкларга каршы кулланылучы коралларны үзләштерә. 3 нче Беллоруссия фронтында сугышырга туры килә аңа. Авыр яралана. Ике кулындагы бармаклары да пулемет утыннан чәрдәкләнә. Минск өлкәсенең Борисово шәһәре тирәсендә яралыларны санитар поездка урнаштыралар. Шул вакыт дошман поездны бомбага тота. Хөрмәтулла да шунда була. Яралана, контузия ала. Бик озак дәваланырга туры килә. Госпитальдән соң, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. 1944 нче елның 28нче октябрендә Хөрмәтулла туган авылына кайта. Колхозда эшли башлый, өйләнә. Хатыны Асия белән алар өч бала тәрбияләп үстергән.

Ислам Гариф улы Зарипов Пировский районының Солоуха авылында 1922 нче елда күп балалы гаиләдә туа. Бик иртә әтисез кала. 10 яшьлек малайга гаиләдә үзен чын ир итеп тоярга туры килә. Иген чәчә, үзе ура, үзе суктыра. Күмәкләштерү чорында шактый вакыт колхозга керергә теләми. Ләкин аерым хуҗалыкларга зур күләмдә салымнар салына башлагач, уеннан кире кайта. Тормыш җайлана дигәндә генә, сугыш башлана.
1941 нче елның 24 нче декабрендә Ислам Гариф улын фронтка алалар. Өч айлык курслар узганнан соң, аны 228 нче укчылар дивизиясенә билгелиләр. Дивизия тупланган 10 меңнән артык сугышчының бары тик һәр 20 нчесе генә сугышны үз күзе белән күргән кешеләр була. 1942 нче елның апрелендә аларны Көньяк фронтка ташлыйлар. Июнь анда немецлар көньякка таба һөҗүм башлый. Дивизия Донга таба чигенә. Фашистлар эзгә диярлек басып килә. Ислам Гариф улы хезмәт иткән рота 6 нче июльдә чолганышта кала. 24 нче июльдә исән калган совет солдатлары әсирлеккә эләгә. Ислам ага ул вакытларны искә алып, менә ниләр сөйли: ” Ул көннәрдә мин совет самолетын, яки танкыбызны берне генә дә күрмәдем. Кем ничек булдыра ала, шулай итеп көнчыгышка таба чигенде. Бөтен җир ташлап калдырылган автомобильләр, йөк арбалары белән тулган, солдатлар өчен кирәк-яраклар, кием- салым аунап ята иде, “-ди.

Шахтинск шәһәре янында хәрби әсирләр өчен немецлар оештырган беренче лагерьда ул өч көн була. Аннары аларны Сталин шәһәренә күчерәләр. Бер атна буе анда әсирләрне ашатмыйлар, көнгә нибары бер тапкыр эчәргә су бирәләр. Исерек офицер биш көн буе әсирләр сафыннан 5-6 кешене чыгарып, шунда ук башкалар каршында атып үтерә. Өченче лагерь Румыния һәм Украина чиге янында Первомайск шәһәрендә урнашкан. Ветеран бу лагерьны башкалары белән чагыштырганда, иң яхшысы иде дип искә ала. “ Көнгә 250 грамм ипи һәм боламыктан аш бирәләр иде. Аннары шул тирәлектә яшәгән халык та койма аша бәрәңге, кукуруз, ипи ыргыта. Сакчылар моңа каршы килмәде,”-ди. Мондый “рәхәт” бик озакка сузылмый. Хәрби әсирләрне Первомайск шәһәреннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан Константиновка авылына күчерәләр. Кырда урнашкан дуңгыз фермасында яшиләр. Көнгә 100 гр пешкән чөгендер һәм кабак ашы бирелә. Әсирләрне таш чабарга алып баралар. Аларны ваттырып, юллар салдыралар. Күпләр чыдый алмый үлә. Иртән аларны җыеп, лагердан чыгу юлына өеп куялар. Исәннәр кабат эшкә. Шундый тәртиптә көнгә 12-14 сәгать эшләтәләр. Бу лагерьда булган чорның иң якты истәлеге итеп, Ислам абый Казан егете Хәниф Шакиров белән танышуын саный. Алар әсирлектәге авырлыкларны җиңеп чыгарга бер-берсенә терәк була. 1945 нче елның апрелендә әсирләрне азат итәләр. Ике татар егете сугыштан соң да, бик озак элемтәләрен югалтмый. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр, балаларын да таныштыралар. Олы улына да Ислам абый фронтовик дусты истәлегенә Хәниф дип исем куша. Менә шундый зур авырлыклар аша ныгыган дуслык була ул. Ислам Гариф улы әсирлектә булган хәтирәләр хакында бик озак сөйли ала. Вагоннарга төяп Германиягә озатканнары да мәңге онытырлык түгел. Әсирләр төялгән вагоннар да кечкенә бер концлагерьны хәтерләтә иде, ди ул.

Аның ишеге көнгә бер тапкыр гына ачыла. Бер чиләк су һәм ниндидер аш бирәләр. Вагонда бернинди санитар нормалар юк. Уртада зур бак куелган. Нишләргә белмәгән әсирләр шунда хаҗәтләрен үтәргә мәҗбүр була. Ул тиз арада тула һәм вагон селкенгән саен, аның эчендәге пычрак сыеклык түгелә. Шундый газапар белән әсирләр Германиягә барып җитә. Ислам абый биредә 4 лагерьда була. Аңа 34530 номеры тагыла. Совет сугышчыларына әсирлектә күп газаплар күрергә туры килгән. Ислам абый әсирлектән азат ителгәндә нибары 36 кг авырлыкта калган була. 175 метрлы ир “чыра”га әйләнә. Лагерьда аны да Рус азат итү армиясенең мөселманнар полкы составына керергә үгетлиләр. Ә риза булмаучыларны ач тоталар, иң авыр эшкә җибәрәләр, кыйныйлар. Соңгы лагерьләрнең берсендә, каланчада кизү торучы сакчы үзе белән пешкән бәрәңге алып килә һәм әсирләргә ыргыта. Аннары бәрәңге алырга сузылган кешене атып үтерә. Үзе шуңа сөенә. Ә икенче бер немец солдаты, киресенчә хезмәттәшләре күрмәгәндә, әсирләргә ипи бирә торган булган. Немец солдатлары арасында да төрлесе булган шул.

Кызыл Армия гаскәрләре якынлашкач, лагерьдәге немецлар кайсы кая качып бетә. Ислам Гариф улы күп кенә әсир иптәшләре белән көнчыгышка, үзебезнекеләргә таба китә. Юлда аларга немец әсирләре колоннасы очрый. Алар арасында пешкән бәрәңге ыргыткан сакчы да була. Колонна башлыгыннан бу “хәшәрәт”не үч алу өчен үзләренә бирүне сорыйлар. “Тик колонна башлыгы безгә аны бирмәде. Миндә алар 92, мин 92 сен дә тиешле урынга илтеп тапшырырга тиеш, диде,”-ди Ислам абый.
Ислам Зарипов тикшерүләр узганнан соң, Кызыл Армия сафларында хезмәтен дәвам итә. Туган авылына ул 1950 нче елда гына әйләнеп кайта. Умартачылыкка урнаша һәм 40 ел буе шунда эшли. Хатыны Гөлбикә белән алар менә дигән булдыклы улларын, кызларын тәрбияләп үстерәләр.
Шундый зур сынаулар аша узып та, ихтыяр көчен югалтмаган, безгә азатлык, Җиңү шатлыгын бүләк иткән ветераннарыбыз каршында баш иябез. Аларга саулык, озын гомер телибез.
Хөрмәтле ветераннарыбызны котлау чараларын оештыруда ярдәм иткән җирле үзидарә хезмәткәрләренә, татар оешмалары активларына, “Бердәм Россия” оешмасының төбәк бүлегенә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Вәгыйзь Фәйзуллин

Красноярск краеның “Яр” татар

милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*