tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда быел Сабан туе да, Җиңү Парады да булмаячак
Чаллыда быел Сабан туе да, Җиңү Парады да булмаячак

Чаллыда быел Сабан туе да, Җиңү Парады да булмаячак

Чаллыда быел Сабан туе да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Парад та булмаячак. Кала мэры Наил Мәһдиев шулай дип белдергән.

“Быел Сабан туе булмаячак. Без аңарга әзерләнмибез. Мондый шартларда массакүләм чаралар үткәреп булмавын без яхшы аңлыйбыз. Беренче чиратта кешеләрнең куркынычсызлыгы хакында уйларга кирәк. Коронавируска бәйле вәзгыять бик катлаулы, шуңа да массакүләм чаралар үткәрмибез”, – дигән Наил әфәнде.

Бу шулай ук Парадка да кагыла. Ә менә август аенда үткәрелә торган Чаллыдагы Шәһәр көне һәм 30 августтагы Республика көнен кала халкы бәйрәм итә алыр дип өметләнә җитәкче.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*