25 февральдә күренекле якташыбыз (Татар Моклокасы), Дзержинск шәһәренең хөрмәтле гражданины, самбо буенча күп мәртәбә СССРһәм дөнья чемпионы, илебезнең атказанган спорт остасы һәм физкультура хезмәткәре, дүрт чакырылыш рәттән химиклар шәһәре Думасына депутат итеп сайланган һәм озак еллар шәһәрнең “Химик” үзәк стадионы белән уңышлы җитәкчелек иткән Зәки Әхмәр улы Үмәров призларына яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча ачык өлкә чемпионаты булып үтте.
Әйтергә кирәк, ул биредә дистә еллар уздырылып килде һәм анда төрле яшьтәге һәм үлчәмдәге көрәшчеләребез катнашты, хәтта дөнья чемпионы, бил-баулы көрәш буенча Бөтенроссия федерациясе президенты Рушан Рамазановның да биредә бил алышканы булды.
Ни кызганыч, аны оештыручылар белән өлкә милли көрәш федерациясе арасында ыгы-зыгы һәм аңлашылмаучанлык килеп чыкканга күрә, әтиле-уллы Үмәровлар бу турнирны оештырудан баш тартырга мәҗбүр була. Бары тик яңадан һәм яңача оешып килгән өлкә көрәш федерациясенең яңа президенты Ирфан Шаипов шәхсән үзе Дзержинскка барып бу мәсьәләнең асылына төшенгәч кенә, дөнья чемпионы Зәки Үмәров призларына көрәшне кабат торгызырга килешенде.
Һәм, шунысы сөендерә, бу турнир зур оешканлык белән югары дәрәҗәдә үтте, 50дән артык яшүсмер келәмгә чыкты, милли спорттагы сәләтен күрсәтте һәм берсе дә бүләксез калмады диярлек. Яңадан һәм дөреслек хакында торгызылган әлеге чемпионатны өлкә милли татар көрәше федерациясе Дзержинск администрациясенең спорт, культура һәм яшьләр сәясәте идарәсе теләктәшлегендә һәм җирле “Химик” спорткомплексы дирекциясе ярдәмендә оештырды.
Катнашучыларны дөнья чемпионы Зәки Әхмәр улы, билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ирфан Таһир улы, “Химик” стадионы директоры Марат Зәки улы Үмәров, өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Наил улы Шәрәфетдинов җылы сәламләделәр, келәмгә чыгучыларга уңышлар теләделәр, ә милли көрәшебезне саклап үстерүгә зур өлеш кертеп килүче тренерларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. “Дзержинск шәһәрендә бердәнбер дөнья чемпионы булып торган әтиемнең хөрмәтенә моннан күп еллар элек даими уздырылып килгән татарча көрәш турнирын яңадан гамәлгә куйганы өчен Ирфан Таһир улына олы рәхмәтемне белдерәм һәм әлеге ярышлар кабат традицион рәвештә уздырыла башлар, дип ышанам. Киләчәктә сезнең дә балаларыгыз үз әтиләре белән шулай минем кебек горурлансын иде”, – дип мөрәҗәгать итте Марат Зәки улы яшь көрәшчеләргә.
Ә Ирфан Таһир улы тантаналы чыгышының ахырында күптән түгел генә туган көнен билгеләп үткән Зәки Әхмәр улына саллы гына бүләк тапшырды.
Шулай ук чемпионатның хөрмәтле кунаклары арасында Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки абый Валемеев, Россиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Рамил абый Мусин, Сергач районының уңышлы эшмәкәре, татар-мишәр көрәшен үстерүгә зур көч куйган Фаил Арифуллин һәм бокс буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Дамил Шәрәфетдинов та бар иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Фаил Харис улы матур һәм оста көрәш күрсәткән өчен сафаҗайлы Наил Абдулбяровны өстәмә бүләкләде. Ә автономиянең махсус бүләкләре ике кызчыкка тапшырылды.
Бүләкләү тантанасыннан соң барча катнашучыларны һәм кунакларны җирле эшмәкәр Абдулла Абдулоев тәмле пылау белән сыйлады.
Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр барысы да грамоталар, медальләр һәм кубоклар алып, позитив энергия туплап, көн кичкә авышкан чакта ашыкмыйча гына үз транспортлары белән кайтыр юлга кузгалды.
Өлкә көрәш федерациясе президенты һәм әлеге турнирның төп спонсоры Ирфан Таһирович кунакларны җылы каршы алып, олы хөрмәт күрсәткәннәре өчен әтиле-уллы Зәки һәм Марат Үмәровларга, урында оештыру эшләрен башкарып йөргән Гөлсем Илькаевага, Татьяна Волковага, Равил Гафуровка һәм дә Абдулла әфәндегә олы рәхмәтләрен ирештерә.
Призерларның тулы исемлеге белән социаль челтәрләребездә таныша аласыз.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы