tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндәге Ак калфак оешмасында Халыкара Туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды
Төмәндәге Ак калфак оешмасында Халыкара Туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

Төмәндәге Ак калфак оешмасында Халыкара Туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

Халыкара Туган тел көнен Ак калфаклылар үзара җыелышып, түгәрәк өстәл артында уздырдылар. Әңгәмә бик кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыкты. Туган телнең һәр милләт кешесе өчен әһәмиятле булуы турында сөйләделәр, һәм туган телебез – татар телен саклап калу өчен гаиләдә генә аралашу гына җитми, ә мәктәпләрдә туган тел буенча дәресләр укытылырга тиешлегегенең әһәмияте турында да әйтеп узылды.

Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек мәшһүр галимнәр, фәлсәфәчеләр белән беррәттән, бүгенге данлыклы әдипләребез – Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Роберт Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Шәмсия Җиһангирова, һ.б. язучы-шагыйрьләрнең әсәрләреннән өзекләр китерелде, шигырьләр укылды.

Һәм инде, әлбәттә,  себер татар теле турында да фикер алыштылар: Якуб Зәнкиев белән Булат Сөләймановны искә алдылар. Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә кыю гына үз юлын арчып барган себер-татар язучы һәм шагыйрьләрен барлап чыктылар: Галия Абайлуллина, Клара Кучковская белән беррәттән яшь шагыйрә Гульнара Калиева шигырьләрен укып чыктылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*